ИСЛАМДА ЖИРЛӘҮ ЙОЛАЛАРЫ (Әнкәемнең дәфтәренә язып калдырган бер мөнәҗәтеннән өзекләр дә китерәм) Арыш басуында сайрый бер тургай, Тәкъдиргә каршы һич торып булмый. 1. Үлем түшәгендәге кеше янында үзеңне ничек тотарга, шулай ук аның үз-үзен тотышы турында Р.Мәүди яхшы итеп тасвирлаган. Иң мөһиме, минем истә калганы, авыруны игътибар белән тыңларга, аның һәр сүзен тотарга, «алай дип әйтмә, син әле тереләсең, озак яшәрсең, без әле синең 100 яшеңне үткәрербез...» - дигән сүз түгел, ә аның белән сөйләшергә кирәк. Әгәр авыру якыннарына үгет-нәсихәт бирә икән, «син әйткәнчә, барысын да эшләячәкмен», - диюең яхшырак, аның күңеле була, тынычлана. Каберем өстенә чәчкә куегыз, Агач утыртып, кош кундырыгыз. Яфраклар ярса, кошлар сайраса, Рухым шатланыр догалар барса. Киләчәктә дә әйткән васыятьләрен мотлак үтәргә кирәк. Әнисе (47- дә генә иде), реанимациядә үлгән вакытта бер яшь танышым палата бусагасыннан (аны кертмиләр бит инде...): «Әни, минем өчен борчылма, мин барысын да үзең өйрәткәнчә эшләячәкмен», - дип кычкырды. Бу уй аның башына ничек килгән икән, белмим. Үлүче үзенең хәлен белә, аны юатырга, алдарга тырышырга кирәкми, ягъни ,кыйммәтле вакытны бушка сарыф итү урынына, мөһим нәрсә турында сөйләшергә кирәк. Оялып тормагыз, сорауларыгызны бирегез, дөнья әйберләрен кемнәргә бирергә, «Ясин» укырга кемгә әйтергә, нәрсә ашыйсың килә? һ.б. Ашатуга килгәндә:кайберәүләр хәл керсен дип, көчләп яратмаган ризыгын ашата, икенчеләр сораганын бирми аптырата. Аныңча эшләргә кирәк.Бер кеше үләр алдыннан торып утырды да:"Кая, бер сигарет тартып алыйм әле, Кутузов та шулай иткән",-дип шаяртып, көлеп сөйләде. Хатыны бирми,янәсе, сиңа ярамый, бит дип каршылаша.Мин, артында торып ымлагач кына бирде.Шуннан соң ятты да, хатынына исеме белән әйтә: "К-ә, шул кыздырган бәрәңгеңне тәки ашата алмадың инде"-дип көрсенеп куйды. Мин тавык шурпасы алып килим әле, дип йөгереп кайтып та җиттем, шалтыраттылар ,вафат булганын...Әллә аңсызбыз, әллә каушап төшәбез. Бахырга әҗәл алдында да ирек бирмибез. Әгәр табиб үлем алдыннан аңа укол (наркотик) ясарга җыена икән, ә авыру баш тартса, димәк, ул йокыга китәргә теләми, тагын нидер әйтергә һәм соңгы тапкыр үз якыннарын күрергә тели, шуңа күрә табибны туктатырга кирәк. Яндыра тәнне әҗәл чирләре, Бигрәк тә авыр улем хәлләре. Газиз җанкаем ташлар җисемен, Якты дөньяда калыр исемем. Бигрәк пошынам гомерем юкка, Куеп китәрләр мәңгелек «йортка» Ялгыз калырмын, исән булыгыз, Искә алганда дога кылыгыз. Әгәр авыру ,хәтта аңын югалтҡан булса да,(комада булса) сез барыбер аның белән сөйләшегез, дога кылыгыз, алар барысын да ишетә, җавап кына бирә алмый, ди фән. Америка галимнәре тикшерүенчә, кешенең жаны улгәч тә өч көн буе көчле приборларға җавап бирә, пульсы сизә, дип тапканнар. 2. Шунда ук мәрхүмнең якыннарын, дусларын, туганнарын чакырырга кирәк. Аны берүзен калдырырга ярамый (үзеңнең утырырга вакытың юк, чөнки җирләү өчен документлар артыннан йөгерергә туры килә). Мәрхүм булган йортта үз-үзеңне тыныч тотарга, ярты тавыш белән сөйләшергә кирәк. Чит темага сөйләшүләр булырга тиеш түгел, көләргә һәм кычкырып еларга ярамый. Тәннәрем зәгыйфь, каты юмагыз, Йорттан чыкканда ашыктырмагыз. Ерак жирләрдән озата килгәннәр; — Күреп калаек, кайтмас,—диярләр. Җеназага әзерлек инде үлем алдыннан ук башлана: йола буенча, авыру кеше Шәһадәт кәлимәсен («Лә иләһә илллаһ») әйтергә тиеш. Кемдер бу хакта искәртсен, (үзе дә бу сүзне сиздермичә кабатларга тиеш), шулай ук 36нчы сүрәне укырга (Ясин). Өйдә берәү дә укый белми икән, читтән чакыртырга кирәк. Как жиргә куеп, женаза укырлар, Куз яшен түгәр угланнар, кызлар. Үлгән кешенең хәбәре килми, Яхшы-яманны беркем дә белми. Яшь вакытларда гамәл кылмадым, Юлдашым булсын нурлы иманым. Әгәр кеше үз үлеме белән вафат булса , (криминал булмаса )мәетне ярдыртмас өчен көрәшергә кирәк. Үлгәннән соң яру – гөнаһ, кирәкмәгән, тыелган эш, аны ярдыртмаска кирәк. Хәдис бар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Үлгән кешенең сөяген сындыру тере кешенең сөяген сындыру белән бер”, – дигән. Үлгән кешене дә ихтирам итәргә кирәк. Кешенең тәне безнең өчен изге, аның үз хаклары бар. Әнкәем дә безгә һәрвакыт шул турыда әйтте-“ярдырмагыз, тәнемә пычаҡ тигездермәгез!”-дип. Тәннәрем зәгыйфь, каты юмагыз, Йорттан чыкканда ашыктырмагыз! 3. Шуннан соң чәбәләнми генә, сабырлык белән бу эшне оештыруны башлыйсың. Бу хәлне кирәкле чынбарлык буларак кабул итәргә кирәк. Барысын да ашыкмый гына, үз динеңнең йолаларына туры китереп эшләргә кирәк. Туганнар арасында, җирләү белән җитәкчелек итү өчен, аек акыллы кешене сайлыйлар. Хуҗаларга процесста катнашучылар белән ихтирам һәм игътибар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк,чөнки алар, вакытын кызганмыйча, якын кешесе, дус, хезмәттәшләре белән хушлашырга килгән. Бу мәрхүмнең «соңгы туе», шулай ук якын кешеләре тормышында мөһим момент. Шуңа күрә соңыннан үкенмәс өчен, барысын да җиренә җиткереп эшләү ягында булыгыз. Нәрсәне булса да дөрес башкармасаң, соңыннан боларның барысы да төшкә кереп, үкенергә туры килә... Димәк, мәрхүмнең жаны безнең белән янәшә - барысын да күрә. Мөселман галимнәре әйтүенчә (версиясе ), мәрхүмнең җаны 30 көнгә кадәр ( кайберәүләр 40 көнгә кадәр ди) үз өендә тора, ул барысын да күрә, ишетә, шуңа күрә анда кемдер көн саен намаз укырга , дога кылырга, үзен тәрипле итеп тотарга тиеш. Шуннан соң ел дәвамында җан зиратта тора, һәм һәрвакыт кемнеңдер дога укырга килүен көтә. Аннары җанын “Барзах”ка , бөтен җаннар җыелган урынга алалар. (Әбү Хурайрдән тапшырылган Пәйгамбәребезнең (с.г. в.) дөрес хадисенә нигезләнгән имам Баркавинең «Иказ ән-наэмин» китабынан) . 4. Мәрхүмнең күзләрен йомдыралар, ияген (авызы ачылмасын өчен) бәйлиләр, кулларын һәм аякларын турылап салалар, хатын-кызларга чәчләрен ике якка бүлеп күкрәгенә куялар, пычрак киемнәрен алыштырырга кирәк. Башны Кыйблага салырга диелгән, шуңа күрә күпләр аңламый башны көньякка салалар. Ә мәрхүмнең башын көньякка түгел, ә төньякка салып, йөзен Кыйблага (Кәгъбә, көньяк) каратырга кирәк. Әгәр авыру хастаханәдә үлә һәм ул моргта була икән, анда мөселман кешесен юу һәм кәфенгә (саван) киендерү йолалары мөселманча үтәлми. Анда мәрхүмне шланг белән юалар, аннары ак материал белән ураталар, дип ишеттем. Шуңа күрә боларның барысын да мәчеттән «бригада» чакырып, өйдә эшләүләре яхшырак, чөнки мәрхүмне юу буенча мулла һәм «белгечләр» җирләүнең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Мәрхүмне ,элеккеләр әйтүенчә, жирләү алдыннан үз өендә бер көн кундыруны яхшы дип саныйлар (хәзер өенә кертеп , хушлаштырмый озаталар).Өйдә ятканда, эче кабармасын дип,мәетнең өстенә авыр металлдан эшләнгән әйбер(кайчы) , йә кайрак салалар, табут астына таска кар яки марганцовка белән су куярга кирәк. Көзгеләрне , пыялалы шкаф ишекләрен капларга кирәк. Төнгә мәетне саклап утыру өчен, тәһлил әйтә , кәфен тегә белгән танышларны , теләге булган якын кешеләрне чакырырга кирәк. Төнлә утыручыларга зур гына хәер бирергә, элек күлмәклек бирәләр иде (ул бик кадерле, табып булмый торган кыйммәтле әйбер иде). Моны иртән үк эшләргә кирәк. Ә мәрхүмне юган кешеләргә садаканы соңыдан, мәетне юып, кәфенләп, мулла дога укыгач ,башкаларга хәер таратканда бирергә мөмкин. Юып, кәфенләп баш һәм аяк ягын бәйләп куйгач, кагыйдә буларак, мәрхүмнең йөзен күрсәтмиләр. Тик мулла, искәрмә тәртибендә, вакытында килеп өлгермәгән якыннарына рөхсәт итә ала. Муллага ике төр садака – гур-садака һәм фидия-садака бирелә. Гур-садака мәрхүмнең Мөнкир һәм Нәнкир алдындагы хәлен җиңеләйтү өчен бирелә, чөнки кабердә катнашучылар 40 адымга кабердән китүгә, бу фәрештәләр аны терелтә һәм дингә карата сораулар бирә, җавап бирә алмаса - җәза бирәчәкләр. Гүр садакасының күләмен хуҗалар үз мөмкинлекләренә карап бирә.Мәчеттән килгән муллалар аны мәчеткә тапшыра. Фидия-садака, әгәр мәрхүм мөселман авырып уразасын калдырган булса, шул тотмаган көннәре өчен бирелә. Быел фидиянең күләме бер көнгә 150 сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта аның күләме күпме торганын мулладан сорарга кирәк. Бу садаканы мулла мохтаҗларга ярдәм итү өчен мәчеткә тапшыра, ә 3, 7, 40 көненә бирелгән садаканы - ул үзе теләгәнчә куллана. Минем әнкәем дә исән чагында уҡ әйтеп ҡуйган иде: “Менә бу кәшимир шәлне гүр садакасы итеп, ә яңа мамык шәлемне фидия садакасы итеп бирерсең”- дип. Хакы белән хәзерге заман хәер күләменә туры килә. Мөмкин булган очракта, хәергә акча жәлләмәгез. Мулла эшли, әмма мәчеттә хезмәт хакы алмый. Без мулланы тәэмин итәргә тиешбез, югыйсә, кешеләр авылы белән гөнаһалы булалар, диелгән. Аннары,һәр хезмәт түләнергә тиеш( хәерле булырга тиеш). 5. Мәрхүмне җирләр алдыннан җеназа –намаз укыу фарыз (фарыз кифая) гамәл. Бу гамәлне мөселман ир укый, әгәр якын тирәдә укый ала торган кеше булмаса, хатын –кызга да рөхсәт ителә.Әгәр җеназа укылмаса, кеше авылы белән гөнаһалы була.Шуңа күрә алдан ук мулла белән намаз уку турында килешергә кирәк (хәзер күп очракта бу йөкләмә үтәлми). Бу намаз, нигездә, ихатада укыла. Ул вакыт мәетне кабергә салгандагы тәртиптә урынлаштыралар, яки уң яккарак борып, битен Кыйблага караталар. Әгәр көн начар булса, җеназаны өйдә дә укыйлар.Кайбер муллалар зиратка керер алдынан башкаралар (зиратның үзендә намаз уку ярамый). 6. Намаз беткәч, теләгән кешегә сүз бирелә,ашханәгә чакыру игълан ителә. Мулла, зиратта җирләгәннән соң да, догалар укый. Монда да хәер- садака өләшелә. Бигрәк пошынам гомерем юкка, Куеп китәрләр мәңгелек «йортка» Ашханәдә булганда, җирләүдә катнашучыларның телефон номерларын җыеп алу кирәк нәрсә, бигерәк тә кем төн утырган, кемнәр юган, актив катнашкан, чөнки аларны 40 на , еллына да чакырырга кирәк. 7. Мәрхүмне озатканнан соң, җыештыру өчен өйдә берничә хатын-кыз кала (кемгә дә булса алдан әйтеп куелырга тиеш). Шкафларны, диварларны, фатирдагы тәрәзәләрне дымлы чүпрәк белән сөртәләр, идәннәрне яхшылап юалар. Әби-бабайларның зиратка бара алмыйча, йортта калганнары дога, зикр укый ала, гомумән, нәрсә белә-шуны укый. Бу вакытта алар өчен һәм җеназадан әйләнеп кайткан муллалар өчен күршеләрендә(яки туганнарында) төшке аш әзерлиләр. Әгәр дә алар риза булмасалар, мәрхүмнең торагында, аны җыештырганнан соң, табын әзерлиләр (кайбер муллалар мәрхүм булган торакта ашамый). Биредә мулла Коръән сүрәләрен укый һәм 3 ,7 көнгә дога кыла. Хәер тараталар. Ашханәдә ,якын кешесе,мәрхүмне искә алып , чыгыш ясый һәм әйтергә теләүчеләргә сүз бирә ала. Күпләр хәерне ашханәдә дә тарата. 8. Исламда веноклар, тере чәчәкләр- акча сарыф итү чарасы булып санала, чөнки мәрхүмгә бу кирәкми. Әмма безнең илдә шундый гадәт бар. Без күпмилләтле илдә яшибез. Эштән дә, җитәкче оештыруы буенча, веноклар алалар. Әгәр алар үзләре, хөрмәт йөзеннән, чәчкәләр китергәннәр икән,ничек аларны алмый ыргытасың инде? Ул бит кимсетү була. Бу хакта мулла белән алдан килешергә кирәк. Ә кай-бер муллалар, хәтта мәрхүм янында да, әрләшәләр, алай ярамый,болай ярамый, янәсе. Шунысы- каберне чүпләмәс өчен, аларны вакытында зираттан җыеп алырга кирәк. 9. Тагын да, кайбер муллалар өч уч туфракны кабер өстенә ташлау — бу христианнардан күчкән, диләр. Ялган. Бу хакта хәдис бар. Пәйгамбәребез (с.г. в.) туфракны өч тапкыр ташлаган һәм һәр очракта махсус дога укыган. Кояш кыздырыр, үләннәр көяр, Сулыган тәнгә тик туфрак тияр. 10. Бер ,белеме җитешмәгән мулла, хатын-кызларга зиратка барырга ярамый, дип кычкырды, чөнки алар тәһарәтсез (юу ритуалы). Тәһарәтсез намаз укымыйлар һәм тәүф кылмыйлар, хәтта мәчеткә керергә ярый (сәҗдә кылган урыннан башка). Тыю-ул хатын-кызларның сәламәтлеген саклау, аларның эмоциональлеге һәм тискәре энергиянең репродуктив органнары тарафыннан кабул ителүеннән саклау. Бала табу яшен узган хатын-кызлар өчен монда бер начар нәрсә юк. Бу хакта алдан ук мулла белән килешергә кирәк. 11. Мәрхүмнең үлгәнендә булган кием-салымын кабергә салырга ярамый, кайберәүләр шулай эшлиләр, ә яндырырга яки җиргә күмәргә кирәк, шунда ук зират артында да була. 12. Күпләр Коръән уку белән 41 тапкыр укырга тиешле булган «Ясин» сүрәсе арасындагы аерманы аңламыйлар. Җеназа вакытында якыннарының һәм танышларының берәрсе (ир-ат яки хатын-кыз) аларны укырга теләк белдерә ала. Әгәр юк икән, Коръәнне укый белүче студентларга "заказ бирергә" туры киләчәк. Тулы Коръән өчен яхшы садака бирергә кирәк. Коръән озак укыла (уртача норма-бер бит 4-5 минут, 570 б.), шуңа күрә, мөмкинлеге булганнар, садакны кызганмагыз(икенче абзацта телгә алынган кыз Ҡоръән чыккан өчен 5000 сум биргән). Ә «Ясин» сүрәсен бер тапҡыр уку өчен якынча 1 сәгать китә(тәһарәт һәм багышлау бергә) . Шундый вазифаны үз өстенә алган кеше 40 “Ясин” укый, 41нчесен мулла Коръән мәҗлесендә укый һәм мәрхүмгә багышлый. Бу сүрәне укыган өчен кайбер муллалар такса да куйганнар, чөнки күпләр моның нинди хезмәт икәнен белмиләр. Әлбәттә, боларның барысын да якыннары башкарса, яхшы булыр иде.Кайберләре ислам уку йортлары студентлары хезмәтеннән файдалана. Минемчә, бу иң яхшы вариант. Авыру үзе өчен тулы Коръән һәм 41 тапкыр «Ясин» сүрәсен укыган булуы мөмкин. Бу хакта үзеннән белешергә тырышыгыз, ул чакта бу мәсьәләне ябык дип санарга була. Ни өчен мин моны ачыклыйм, чөнки бер туганымның гаиләсенең дин буенча бер генә дә белеме юк икәнен күрдем. Киявем миннән, җирләгәндә 41 «Ясин» турында сорады. Бу гамәлне мин үз өстемә алдым. 17 тапкыр укыгач, ул миңа “таныш муллага «заказ бирдем», дигән хәбәр белән шалтырата. «Мин бит үтәргә вәгъдә бирдем бит, шул ук вакытта бушлай?», дим."Миңа мәчеттә ир-атлар укырга тиеш диделәр",ди бу. 40 көнгә җыелгач, бу мулланың 41 тапкыр укырга вәгъдә иткәнен хәтерләмәве ачыкланды. Ә «түләү» турында ул гүр садака дип уйлаган. Менә нәрсәгә китерә мәгълүматсезлек. Илшат хәзрәткә (белемле мулла) бу мәсьәлә буенча тагын бер кат мөрәҗәгать иттем. Беренчедән, ул таксага каршы, икенчедән, тулы Коръән һәм 41 «Ясин» не хатын-кызлар да укый ала, диде. Сүз уңаенда, 40 көн исәпләү турында бәхәсләр чыгып тора, ничек дөрес дип санарга-үлгән яки җирләнгән көннән соңмы? Күпме хәтерлим , бездә үлемнән соң саныйлар.Кай-бер мәетне моргта-5-20 көн тоталар ( тикшеренү булса). Димәк, шул ара кеше исәннәр исәбендә булырга тиеш булып чыгамы? 13. Шулай ук, мәрхүмне өйдән аяклары белән алып чыгуны , ә алып барганда башы алда булырга тиешлеген белү дә кирәк була. 14. Зиратта инде мәрхүмнәргә якыннарының догаларыннан башка бернәрсә дә кирәкми. Алар дога көтәләр, бигрәк тә балаларыннан. Каберләргә еш йөрергә, анда догалар укырга, шулай ук мәчеткә яки мохтаҗларга садака бирергә кирәк. 15. Хәер- садакага сөлгеләр сатып алырга һәм таратырга киңәш итмим, вакыты үтте, өстәвенә, алар кыйммәт. Акча, сабын, яулык, китаплар һәм мөселман брошюралары өләшү яхшырак (бер хәзрәт шундай фикердә). 16. Исламда искә алу көннәре ,үлемнең бер еллыгына, шулай ук үлгәннән соң өченче, җиденче, кырыгынчы көннәргә туры килә. Хәзер кайберәүләр 51-52 көнен дә искә ала, янәсе, бу көнне ит сөякләрдән аерыла башлый. Бу яңалык начар түгел, ә күбрәк гамәлләр кылу өчен бер сәбәп булып тора. Барачакбыз бер чак салкын гургә, Кайта алмаслык караңгы җиргә. Булмый ул гүрдән чыгып китәргә, Тәкъдирем шулай, ничек итәргә?. 17. Авыруның хәлен белергә килгән кешегә дә үзен ничек тотарга икәненең кагыйдәләре бар: Авыру кешенен хәлен белергэ килгәндэ чиста кием кияргэ; 2 көнгә бер булса да хәлен белергә керергә яки сорашып торырга,тормышның рәхәтлеклэре, яки үзеңнең авыруларыңны озак тасвирлап җәелеп китеп сөйләшмәскә; хәл белергә кергән кеше авыруның гәүдә турысына икенче урындыкка утырырга кирәк;авыруның уңына,сулына карамаска,йөзенә текәлеп тормаска.1 кеше генә керсә кулыннан тоту, маңгаена кулны куеп тору дөрес. 18. Мин китергән күп нәрсәләр Коръән һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләре белән күздә тотылмый. Аларны барыбер, мәрхүм –якын кешеңне, хөрмәтләү күзлегеннән, үтәргә кирәк. Хәзер кайбер яшь "галимнәр" барысын да гадиләштерергә, аларны булдырмаска тырыша. Мәеткә барыбер- ул, үлде- бетте, берни кирәкми , таза булса ярый –диләр. Шуңа күрә душ белән юалар да, ак кәфенлектән әхирәт күлмәкләре текми, урайлар ҙа куялар. Жиңел бит. Бөтен халыҡларның да үз гореф- гадәтләре бар. Шуларны үтәү мотлак кирәк. Аста китерелгән гәрәпләрнең дә мәетне тәһәрәтләндерү ысулы безнең яктагы кебек башкарыла. Зәйтүнә Кусяпова (Ильясова), июль 2017 ел. (Мин моны балаларым өчен русса яздым, шулай да интернетта бастырып ка

Теги других блогов: ислам жирләү йолалар