АЗАН
Азан, җир шарында тәүлек әйләнәсендә бертуктаусыз яңгырап тора!
Гәрәп әмирлегге галимнәре исәпләвенчә (Абдул Хамид аль-Фадиль «Әл-Ваи әл-Ислами» журналына биргән әңгәмәсендә) безнең җир шары 360 вакыт меридианына бүленә. Аларның хәрберсен 4 минут вакыт берәмлеге аерып тора. Азан исә, шәригать кануннары нигезендә яңгыраганда нәкъ менә 4 минут дәвам итә дә инде. Шулай итеп намазга чакыру бер меридианда бетүгә икенчесендә башлана. Җир шарында 1440 минут ягъни 24 сәгать буе азан яңгырап тора
Азаннан соң нинди дога кылына?
#абмшазан
Мөәзин артыннан азанны кабатлап әйтү сөннәт гамәл санала. Хәдисләрдә мөәзин артыннан кабатлаган кешегә үзенә дә азан әйтүчегә кадәр савап язылыр, дип әйтелә. Азан тәмамланганнан соң түбәндәге дога кылыныр:
Аллаһуммә раббә һәәз̣иһид-дәгъүәтит-тәәммәти вәс-саләәтил-каа’имәһ. Әәти Мүхәммәдәнил-үәсииләтә вәл-фәдыйләтә вәд-дәраҗәтәл-гәәлийәтәр-рафиигәһ. Үәбъгәc̣һү мәкаамәм-мәхмүдәнил-ләз̣ии вәгәдтәһү уәр-зүкнәә шәфәәгәтәһү йәүмәл-кыйәәмәһ. Иннәкә лә түхълифүл-мигәәдъ.
Мәгънәсе: «Әй, шушы камил азанның һәм вакыты кергән намазның хуҗасы, Аллаһы Тәгалә. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә ярдәм, фазыйләт һәм югары дәрәҗәне бир. Шулай ук аны Үзең вәгъдә кылган мактаулы урынга ирештер һәм Кыямәт көнендә аның шәфәгатен безгә насыйп ит. Дөреслектә, Син Үз вәгъдәңә хилафлык кылмыйсың».
Дога “Гыйбадәте Исламия” китабыннан китерелде.
#абмшазан