Дуа на татарском языке
Галәмнәрне юктан бар кылып, безләрне тәрбияләп, Үзеңнең чиксез сый-хөрмәтләрең белән нигъмәтләндереп торучы, йә, Раббыбыз Аллаһ!
Үзең сакла үзебезне,
балаларыбызны,
нәселебезне,
кардәшләребезне - имансызлыктан!
Йә, Раббыбыз Аллаһ!
Үзең сакла:
наданлыктан,
караңгылыктан,
әдәпсезлектән,
икейөзлелектән,
ялкаулыктан,
таркаулыктан,
куркаклыктан,
саранлыктан,
комсызлыктан,
чамасызлыктан,
канәгатьсезлектән,
тәкәбберлектән,
ялагайлыктан,
ваемсызлыктан,
битарафлыктан,
гафләттән,
өнсезлектән,
хәтерсезлектән,
яман уйлардан,
яман телдән,
каты күңеллелектән,
рәхимсез – шәфкатьсезлектән,
хөсетлектән,
кинә тотудан,
ачу саклаудан,
сүз йөртүдән,
алдау – алданулардан,
рәнҗетү – рәнҗетелүләрдән,
кимсетү – кимсетелүләрдән,
Үзеңнең мәхлукларыңа зарар китерүдән, бәддогадан, кешеләрнең нәфрәтеннән.
Әй, Галәмнәрнең хуҗасы, күкләрнең һәм җирләрнең тәрбиячесе булган Аллаһы Сүбехәәнәһү вә Тәгалә!
Үзең сакла:
Үзеңнең ачуыңнан,
нәфрәтеңнән,
газабыңнан,
гафу ителмәгән,
кичерелмәгән гамәлләрдән,
начар нияттән,
буш сүзләрдән,
хәерсез эшләрдән,
файдасы булмаган гыйлемнән,
кабул ителмәгән догадан,
йомшармаган күңелдән,
туймый торган нәфестән,
вакытны һәм малны исраф итүдән,
туганлык – кардәшлек җепләрен өзүдән, файдасыз адәм булудан,
гаделсезлек кылудан,
алган белемнәребезнең дөнья мәнфәгате өчен генә булуыннан,
дөньяны ахирәттән артык күрүдән.
Йә, Раббыбыз Аллаһ!
Үзең сакла:
оят гамәлләрдән,
хурлыклы гамәлләрдән,
түбән гамәлләрдән,
үкенечле гамәлләрдән,
һәр барча начар сыйфатлардан,
начар гамәлләрдән.
Күкләрне һәм Җирне юктан бар итүче, бөеклек һәм юмартлык хуҗасы Аллаһы Сүбехәәнәһү вә Тәгалә!
Үзең сакла:
сукырлыктан,
саңгыраулыктан,
аяксыз – кулсызлыктан,
аңсызлыктан,
акылсызлыктан,
зиһенсезлектән,
телсезлектән,
йогышлы авырулардан,
яман чирләрдән,
өшүләрдән,
пешүләрдән,
газап – әрнүләрдән,
зәгыйфьлектән,
сабырсызлыктан,
эч пошулардан,
шик – шөбһәләрдән,
җан тынычсызлыгыннан,
төшенкелеккә бирелүдән,
башкаларга йөк булудан.
Йә, Аллаһ Раббыбыз!
Үзең сакла барча
кайгы – хәсрәтләрдән,
сынауларга дучар булудан,
күтәрә алмаслык йөкләрдән,
бәхетсезлекләрдән,
югалтулардан,
бала кайгы – хәсрәтләре – бала әрнүләреннән,
ачлык – ялангачлыктан,
бурыч – әҗәтләрдән,
фәкыйрьлектән,
мохтаҗлыктан,
уңышсызлыклардан,
мескенлектән,
көчсезлектән,
чарасыз – гаҗиз булудан,
ярдәмсез калудан,
ялгызлыктан,
ятимлектән.
Ий, хөрмәтлеләрнең хөрмәтлесе һәм рәхмәт итүчеләрнең рәхмәт итүчесе Раббыбыз Аллаһ!
Үзең сакла сихерләрдән,
бозыклардан,
күз тиюләрдән,
шайтан – җен зәхмәтеннән,
аларның вәсвәсәләреннән,
каргыш – рәнҗешләрдән,
залимнардан,
алдакчы – ялганчылардан,
караклардан,
көнчеләрдән,
явызлардан,
яманнардан,
яман күршедән,
яман юлдаштан,
яман дуслардан,
яман күзләрдән,
яман сүзләрдән,
гайбәттән.
Әй, эшләребеәне күреп торучы, күңелләребездә булган теләкләребезне белеп торучы Раббыбыз Аллаһ!
Үзең сакла юл фаҗигаләреннән,
сугыш, атом афәтләреннән,
фетнәләрдән,
зиндан – төрмәләрдән,
хөкем ителүләрдән,
әсирлектән,
Үзеңнән башкаларга коллыктан,
хак вә нахак бәлалардан,
мәкердән,
ялалардан,
ялганнардан,
гаделсезлектән,
золымнан,
хаксызлыктан,
ялган шаһитлыктан,
тавыш – гаугалардан,
низаглардан,
шикаятьләрдән,
шелтәләрдән,
дошманнарның җиңү – сөюнүләреннән.
Йә, Раббыбыз, Үзең сакла Дәҗҗалдан.
Йә, Раббыбыз,
Үзең сакла табигать бәла – казаларыннан,
җил – давыллардан,
җир тетрәүләрдән,
яшеннәрдән,
артык каты яңгырлардан,
ут – су бәла – казаларыннан,
су басулардан,
янгыннардан,
җир убылулардан,
куркыныч хәлләрдән,
ерткыч хайван – кошлардан,
елан – чаяннардан,
зарарлы бөҗәкләрдән,
һәр барча хәвеф – хәтәрләрдән.
Йә, Раббыбыз Аллаһ ,
Үзең сакла ата – аналарыбызның рәнҗүеннән,
ирләребезнең (хатыннарыбызның) ризасыз – канәгатьсезлегеннән, балалар тарафыннан кадерсезлектән, якыннарның бизүеннән,
нәселебезнең,
милләтебезнең,
туган телебезнең юкка чыгуыннан.
Әй, Галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһы Сүбехәәнәһү вә Тәгалә!
Үзең сакла кабер газапларыннан,
Үзең сакла Кыямәт көне газапларыннан,
Үзең сакла гөнаһларыбыз ачылудан,
Үзең сакла тәмуг утларыннан.
Йә, Раббыбыз, Үзең сакла,
Әәмииин