АЛЛАҺЫНЫҢ ГҮЗӘЛ ИСЕМНӘРЕ Бик күп кешеләр, "Тәңрем", "Ходай" язса, "Ходай" кушса, "Ходаем", дип ялваралар, бу зур ялгышлык. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме бар, шулар арасында "Тәңре", "Ходай" дигән исемнәр юк. "Ходай", "Тәңре" исемнәре исламга кадәр мәҗүсиләрдән кереп калган исем, диләр дин белгечләре. Шулай итеп Аллаһы Тәгаләнең 99 исеменең кайсын гына әйтеп мөрәҗәгать итсәң дә дөрес...... «Тәңре», «Ходай» сүзләре кайдан кергән? Безнең татар халкында «Ходай», «Ходаем» сүзләре кулланышка кергән. Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә Үзенә күркәм исемнәр белән дәшүне сорый. Аллаһның 99 исеме арасында «Ходай» сүзе юк. Бу Аллаң Сүбехәнә вә Тәгаләгә кушамат тагу булып чыкмыймы? «Тәңре» сүзе дә тәңречелек (күп аллалык) вакытыннан кереп калган бит. «Ходай» сүзе безгә каян Ьәм кайчан кергән? Бу сүз гәзит битләреңдә дә, башка матбугатта да кулланыла. Әгәр дә без кушамат белән мөрәҗәгать итәбез икән, Аллаһ Тәгалә дә безнең теләк-дога- ларыбызга колак салмаска мөмкин. Чөнки без — кешеләр дә үзебезгә кушамат белән дәшүне бик үк өнәп бетермибез.Беренче соравыгыз Аллаһ Тәгаләне бүгенге көндә бәгъзе бер кешеләр атап йөри торган сүзләргә кагылышлы. Әлбәттә, сезнең фикерегез дөрес. «Ходай» һәм «Тәңре» дигән сүзләрКоръәни Кәримдә очрамыйлар. Ләкин бу сүзләрнең килеп чыгышына кагылышлы сорауларны татар теле белгечләренә, этимологларына бирү кирәк. Кыскача гына әйтеп киткәндә, «Ходай» сүзе фарсы теленнән кергән, мәгънәсе «Илаһи Зат» дигәнне белдерә. Шулай ук «Тәңре» дигән сүз дә безнең Идел буенда һәм башка төрки халыкларда шушы Илаһи Затны билгели торган исем. Ләкин шулай Илаһи Затны билгели торган сүз булуга карамастан, Коръәни Кәримдә булмаган һәм дә хәдисләрдә очрамаган исемнәр белән Аллаһ Тәгаләнең затын атамасак иде. Ни өчен дигәндә, бүгенге көндә урыс телендә сөйләшүче мөселманнар тарафыннан «Аллаһ Тәгалә» урынына «Аллаһ» сүзен алмаштырып «Бог» дигән сүзне куллану гадәткә кереп китте. Бу инде, әлбәттә, бер дә килешмәгән гамәлләрдән, күренешләрдән хисаплана. Әмма урыс милләте кешеләре белән очрашып сөйләшкәндә, алар үзләре әйткәнчә, «бог» сүзен куллану хата булмас. Инде дәлилгә кагылганда, Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Аллаһ Тәгаләнең яхшы, күркәм исемнәре бар, шуның белән сорагыз», — ди. Ягъни: шул исемнәр белән Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итегез, дигән мәгънә килеп чыга бу сүзләрдән. Коръәни Кәримдә: “Иң гүзәл исемнәр Аллаһыныкыдыр, Аңа хастыр. Аллаһыга бу исемнәр белән дога кылыгыз”,— дип боерылган. “Әгъраф” сүрәсе, аять 180. Тирмизи риваять иткән бер хәдистә Пәйгамбәребез Мүхәммәд-Мостафа(ﷺ) салләЛлааһү галәйһис-сәлләм: “Аллаһының 99 исеме бар. Боларны санаган кеше җәннәткә керер” — дип әйткән. Бу исемнәрне санауның максаты аларны ятлау яки укудан гыйбарәт. Дога урынына укылганда бөек Яратучыдан теләнәчәк нәрсәләр бу хөрмәтле исемнәр белән сорала. Пәйгамбәребез Мүхәммәд-Мостафа(ﷺ) салләЛлааһү галәйһис-сәлләм әйткәнчә, бу исемнәрне белүче кеше җәннәткә керер. Аллаһның 99 исеме "Исми әгъзам догасы"нда санала: Аллаһның 99 исеме 1 Аллаһ الله Аллаһ 2 Әр-Рахман الرحمن Рәхмәтле 3 Әр-Рахим الرحيم Рәхимле 4 Әл-Мәлик الملك Хөкемдар 5 Әл-Коддүс القدوس Пакь (камил, хатасыз) 6 Әс-Сәлам السلام Татулы 7 Әл-Мөэмин المؤمن Тугры 8 Әл-Мөһәймин المهيمن Яклаучы 9 Әл-Газиз العزيز Куәтле 10 Әл-Җәббар الجبار Батыр 11 Әл-Мүтәкәббир المتكبر Өстен 12 Әл-Халикъ الخالق Үлчәүче 13 Әл-Бари البارئ Бар кылучы (төзүче) 14 Әл-Мүсаввир المصور Формалаштыручы 15 Әл-Гаффар الغفار Ярлыкаучы 16 Әл-Каһһар القهار Идарәче 17 Әл-Вәһһәб الوهاب Бүләкләүче 18 Әр-Раззәк الرزاق Бүлүче 19 Әл-Фәттәх الفتاح Аңлатучы 20 Әл-Галим العليم Барын белүче 21 Әл-Кабид القابض Кечерәйтүче 22 Әл-Бәсит الباسط Зурайтучы 23 Әл-Хафид الخافض Түбәнәйтүче 24 Әр-Рафиг الرافع Олылаучы 25 Әл-Мугыйзз المعز Көчләндерүче 26 Әл-Мүзилл المذل Көчсезләндерүче 27 Әс-Сәмигъ السميع Барын ишетүче 28 Әл-Бәсыйр البصير Барын күрүче 29 Әл-Хәкәм الحكم Хаким (казый) 30 Әл-Гадел العدل Гадел 31 Әл-Ләтыйф اللطيف Аңлаучы 32 Әл-Хабир الخبير Аңлаучы 33 Әл-Хәлим الحليم Тыныч 34 Әл-Газыйм العظيم Иң бөек 35 Әл-Гафур الغفور Ярлыкаучы 36 Әш-Шәкүр الشكور Рәхмәтле 37 Әл-Гали العلى Иң өстенлекле 38 Әл-Кәбир الكبير Бөек 39 Әл-Хәфиз الحفيظ Саклаучы 40 Әл-Мүкыйт المقيت Яклаучы (күтәрүче) 41 Әл-Хәсиб الحسيب Җитүче 42 Әл-Җәлил الجليل Бөек (хатасыз) 43 Әл-Кәрим الكريم Юмарт 44 Әр-Ракыйб الرقيب Караучы 45 Әл-Мүҗиб المجيب Кабул итүче 46 Әл-Вәсигъ الواسع Чиксез 47 Әл-Хәким الحكيم Хикмәт иясе 48 Әл-Вәдүд الودود Яратучы 49 Әл-Мәҗид المجيد Шаны бөек һәм югары 50 Әл-Бәгыйс الباعث Терелтүче 51 Әш-Шәһид الشهيد Барын да күрүче 52 Әл-Хәкк الحق Чын 53 Әл-Вәкил الوكيل Ышанычлы 54 Әл-Кави القوى Кодрәт иясе 55 Әл-Мәтин المتين Мохтаҗсыз 56 Әл-Вәләи الولى Дус, юлдаш 57 Әл-Хәмид الحميد Макталыначак 58 Әл-Мүхсый المحصى Санаучы 59 Әл-Мүбди المبدئ Нигезләүче, бар кылучы 60 Әл-Мүгыйд المعيد Терелтүче 61 Әл-Мүхйи المحيى Яшәтүче 62 Әл-Мүмит المميت Юк итүче 63 Әл-Хәйй الحي Тере 64 Әл-Каййум القيوم Тәртипләүче 65 Әл-Вәҗид الواجد Табучы 66 Әл-Мәҗид الماجد Иң-иң 67 Әл-Вәхид الواحد Бердән бер 68 Әс-Самәд الصمد Даими 69 Әл-Кадир القادر Куәтле 70 Әл-Мүктәдир المقتدر Барын эшли алучы 71 Әл-Мүкаддим المقدم Якынайтучы 72 Әл-Мүәххыйр المؤخر Ерагайтучы 73 Әл-Әүввәл الأول Башлангыч 74 Әл-Әхыйр الأخر Ахыргы 75 Әз-Заһир الظاهر Аңлаешлы 76 Әл-Бәтыйн الباطن Серле 77 Әл-Вәли الوالي Идарәче 78 Әл-Мүтәгали المتعالي Өстен 79 Әл-Бәрр البر Яхшы 80 Әт-Тәүүәб التواب Тәүбә кабул итүче 81 Әл-Мүнтәкыйм المنتقم Кичермәүче 82 Әл-Гафув العفو Кичерүче 83 Әр-Рауф الرؤوف Аңлаучы 84 Мәликүл-Мүлк مالك الملك Ханнар ханы 85 Зүл-Җәләли үәл-Икрам ذو الجلال و الإكرام Бөеклек һәм юмартлык хуҗасы 86 Әл-Мукситу المقسط Хаклы 87 Әл-Җәмигъ الجامع Берләштерүче 88 Әл-Гани الغنى Мохтаҗсыз 89 Әл-Мүгъни المغنى Баетучы 90 Әл-Мәнигъ المانع Тоткарлаучы 91 Әд-Дар الضار Зарарчы 92 Ән-Нәфигъ النافع Ярдәмче 93 Ән-Нури النور Яктыртучы 94 Әл-Һади الهادئ Юл күрсәтүче 95 Әл-Бәдигъ البديع Иҗатчы 96 Әл-Бәкый الباقي Мәңге 97 Әл-Варис الوارث Варис 98 Әр-Рашид الرشيد Дөрес, хак 99 Әс-Сабур الصبور Сабыр #абмшдин #абмшАллаһ #дин #Аллаһ Аллаһның исемнәренә ышану – иман нигезе, Аллаһның Берлеге нигезе. Бу исемнәрнең мәгънәләре зур. Дога кылганда, Аллаһка шул исемнәр белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр ризык сораса, әр-Раззак дип эндәшсен, гөнаһлары кичерелүен сораса, әл—Гаффар дип эндәшсен.

Теги других блогов: исемнәр Тәңре Ходай